ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Казанда быел беренче уку төркеме «Демография» илкүләм проекты кысаларында укуга кереште.

«Жить вместе» хәйрия фонды премиягә гаризалар кабул итә.

Узган елның гыйнварында Рәмзия Хәлимдарова Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләү максатыннан мөрәҗәгать итте. Хатын-кызның ике балигъ булмаган баласы бар, аларны тәрбияләү һәм урта мәктәп укытучысы булып эшләү аңа авыр була.

Бүген Арча районы «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «Өлкәннәр өчен иң яхшы өстәл уеннары» дигән интерактив программа үткәрелде.

Түбән Камада яшәүче Гөлнара Нурмөхәммәдованың бөтен тормышы иҗат белән бәйле. Ул мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучы булып, үз эшен үстерүгә финанс ярдәме алу мөмкинлеге турында белә. Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең җитәкчелеге астында Гөлнара бизнес-план әзерли һәм яклый, үз хыялын тормышка ашыра – вокал студиясе ача.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

2023 елның 1 мартыннан 1 апреленә кадәр Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча республика ресурс үзәге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә монтессори-педагог Гөлнара Сабитова балалар белән интерактив сенсорлы өстәл кулланып эш алып бара. Аны «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү» федераль программасы буенча сатып алганнар.

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психоэмоциональ җәрәхәтләре булган балаларга, шул исәптән сугышчан хәрәкәтләр зоналарыннан кайткан балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны тормышка ашыру дәвам итә.

Россиядә Махсус операцияләр көчләре көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе мөдире Екатерина Григорьева социаль хезмәт алучы, Украинада хезмәт иткән вакытта һәлак булган хәрби хезмәткәрнең әтисе Наил Назыйф улы янына барып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International