Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр гарденотерапия белән шөгыльләнәләр

2023 елның 3 марты, җомга

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны психососиаль тернәкләндерү максатыннан гарденотерапия уңышлы кулланыла. Өлкәннәрнең хезмәт мөмкинлекләреннән файдалану буенча чаралар уздыру аларның танып белү функцияләрен сакларга һәм вак моториканы үстерергә ярдәм итә.

Яз җитү белән чүлмәкләргә бүлмә гөлләре утырту дәресләрен яңарттылар. Ирләр дә бик теләп чәчәкләр утырталар һәм алар турында кайгырталар: су сибәләр, яфракларын сөртәләр, шиңгән яфракларны һәм чәчәкләрне җыялар.

Гарденотерапия социаль хезмәт алучыларга файдалы итеп вакыт үткәрергә һәм эш нәтиҗәләреннән канәгатьлек хисе алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International