ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2023 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстан Республикасы халкын – галимнәрне, агрономнарны, педагогларны һәм социаль хезмәткәрләрне, шулай ук бакчачыларны – «Добрый огород» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра. Акция кысаларында социаль агроволонтерлык проектларын гамәлгә ашыруга мини-грантлар конкурсы һәм киңәшләр һәм хисаплар конкурсы үткәрелә.

13 мартта Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Тыва Республикасы делегациясе булып китте.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, актив озын гомерлелек чорын арттыру максатыннан төрле технологияләр кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә популяр технологияләрнең берсе – «Хатирәләр терапиясе».

«Галәмгә сәяхәт» – шундый кызыклы викторинаны Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үткәрделәр. Чара Халыкара астрология көненә багышланган иде, ул язгы көн белән төн тигезлеге көнендә билгеләп үтелә.

12 март көнне Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Язгы чорда юлларда куркынычсызлык» дигән акция узды. Мәктәп яшендәге балалар өчен чараны тәрбияче Алексей Шатков оештырды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында булдылар.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә атналык дәресләр барышында социаль хезмәт алучылар иҗат белән шөгыльләнәләр, бер-берсе белән аралашалар.


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр пицца әзерләү буенча осталар ролендә булдылар. Һөнәри юнәлеш экскурсиясе «Һөнәр сайлауга юл» программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасында эшләү буенча чираттагы укыту семинарын Зәй районында «Шатлык» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International