13 мартта Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Тыва Республикасы делегациясе булып китте.
Үзәк директоры Наталья Трифонова кунаклар өчен учреждение буенча экскурсия үткәрде, үзенчәлекле балалар белән эшләү технологияләре, формалары һәм методикалары белән таныштырды, методик эшне оештыру, шулай ук иртә ярдәм күрсәтүнең индивидуаль программаларын төзү һәм кечкенә балалар өчен тернәкләндерү маршруты төзү принциплары турында сөйләде.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин катнашты.
.jpeg)