Өлкәннәр белән эшләүдә «Хатирәләр терапиясе» технологиясе популяр

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, актив озын гомерлелек чорын арттыру максатыннан төрле технологияләр кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә популяр технологияләрнең берсе – «Хатирәләр терапиясе».

Үткәнгә чуму – өлкән яшьтәге кешеләрнең уңай истәлекләренә кайту практикасы. Фотолар карау, яшьлек җырларын башкару социаль хезмәтләр алучыларга эмоциональ яктан тынычланырга, күңелләрендә җылы хисләр уятырга һәм үз тормышларының кыйммәтен һәм әһәмиятен аңларга ярдәм итә.

Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International