«Галәмгә сәяхәт» – шундый кызыклы викторинаны Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үткәрделәр. Чара Халыкара астрология көненә багышланган иде, ул язгы көн белән төн тигезлеге көнендә билгеләп үтелә.
Социаль хезмәтләр алучылар викторинада катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара уен формасында узды һәм катнашучыларга шатлык китерде.
Социаль-мәдәни эшчәнлекне оештыручы Наталья Котова сүзләренчә, мондый гадәти булмаган чаралар яшәүчеләрнең әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын стимуллаштыра, хәтерне, фикерләүне үстерә, социализациягә ярдәм итә.