Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды. Чарада «Светлячок» балалар инклюзив театр студиясе һәм үзәк хезмәткәрләре катнашты.
Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар балаларны бәйрәм белән котлау өчен «Ромашка» балалар бакчасына бардылар.
Бүген Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Балаларны яклау көненә багышланган гомумшәһәр чарасында гражданнарны кабул иттеләр.
30 майда Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру, индивидуаль тернәкләндерү программаларын гамәлгә ашыру» темасына ведомствоара муниципаль семинар оештырды һәм үткәрде.
1 июньгә «Россия эше» порталы аша республика халкы 39 меңгә якын гариза биргән. Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап 23 543 кеше мөрәҗәгать иткән.
1 июньдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган балачак бәйрәме оештырылды.
Бүген Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм. 1998 елның 1 июнендә тантаналы рәвештә приютның беренче бүлеген ачалар. Нәкъ 25 ел элек учреждениенең 32 хезмәткәре беренче тапкыр эшкә керешә.
«Интернетка рәхмәт – 2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсы старт алды.
Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Ул гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.
31 майда Татарстанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалы ачылды.