Казанда «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы ачылды

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

31 майда Татарстанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалы ачылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада фонд филиалы ачылу ветераннарның мәсьәләләрен системалы һәм югары дәрәҗәдә хәл итү өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк. «Сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Беренче көннәрдән үк без аларга барлык кирәкле ярдәм чараларын күрсәтәбез», – диде Татарстан Рәисе.

Фондның филиалы өчен бина барлык категория гражданнар өчен заманча функциональ таләпләрне, транспорт логистикасын исәпкә алып сайлап алынган. Монда инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен кирәкле шартлар тудырылган.

Казандагы Химиклар мәдәният сараеның 1 һәм 3 катларында урнашкан «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалында социаль координаторлар, психологик ярдәм төркемнәре, юридик ярдәм төркемнәре, конференцияләр залы һ. б. урнаштырылачак.

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалын Гүзәл Удачина җитәкли.

ТР Рәисе сайты материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International