Буа интернат-йортында яшәүчеләр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котладылар

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар балаларны бәйрәм белән котлау өчен «Ромашка» балалар бакчасына бардылар.

Балалар әби-бабайларны шатланып каршы алдылар, балалар бакчасы буйлап экскурсия үткәрделәр, музейны күрсәттеләр һәм аларны үз бәйрәмнәренә чакырдылар. Социаль хезмәтләр алучылар концертны рәхәтләнеп карадылар, балаларга татлы бүләкләр тараттылар һәм тәрбияләнүчеләргә яхшы кәеф һәм күңелле балачак теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International