Лениногорскида ведомствоара семинар узды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

30 майда Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру, индивидуаль тернәкләндерү программаларын гамәлгә ашыру» темасына ведомствоара муниципаль семинар оештырды һәм үткәрде. Семинар эшендә шәһәр прокуроры ярдәмчесе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, профилактика системасы субъектлары вәкилләре катнашты.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Наталья Шалдаева гаиләнең һәр әгъзасына куелган бурычлар һәм индивидуаль тернәкләндерү программалары буенча ярдәм күрсәтү кирәклегенә игътибар итте. Шулай ук «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасына мәгълүматны дөрес кертү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International