«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә балачак бәйрәме оештырылды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган балачак бәйрәме оештырылды.

Балалар өчен сюрпризлар, кызыклы очрашулар һәм мавыктыргыч программа әзерләнде. Бөгелмә муниципаль районының Иреклелекне үстерү координация үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина күңелле эстафеталар һәм биремнәр белән уен программасын үткәрде. Ахырда балаларга татлы бүләкләр һәм сувенирлар тапшырдылар.

Шулай ук тернәкләндерү үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Бөгелмәнең 2 нче балалар музыка мәктәбе укучыларының концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International