«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көне

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды. Чарада «Светлячок» балалар инклюзив театр студиясе һәм үзәк хезмәткәрләре катнашты.

Актерларның искиткеч уйнавы, матур костюмнары тамашачыларда һәм балалар бәйрәме кунакларында зур тәэсир калдырды. Спектакльдән соң барлык балалар да төрле конкурсларда һәм ярышларда бик теләп катнаштылар, бүләкләр һәм туңдырма алдылар.

Бүләкләрне һәм туңдырманы иганәчеләр бирде: «Детские домики» хәйрия фонды, «Банк ВТБ» ГАҖнең Яшел Үзән бүлекчәсе, «Сетевая компания» АҖнең Яшел Үзән филиалы, ШЭ Сабиров Дамир Марс улы, «Идеал Хаус» ҖЧҖ, «Серго исемендәге завод» ҖБ АҖ, ТР Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International