Юлия Абдреева Минзәлә районындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Ул гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.

Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэли Бикеева, Минзәлә районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова озатуында Юлия Абдреева социаль яклау учреждениеләрендә – Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.

Министр урынбасары визиты барышында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыруга һәм районда балигъ булмаган балаларның көндезге эш белән тәэмин ителешен оештыруга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Юлия Абдреева мөмкинлекләре чикләнгән Балаларны яклау көне белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International