«Балкыш» социаль приюты 25 еллыгын билгеләп үтә

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм. 1998 елның 1 июнендә тантаналы рәвештә приютның беренче бүлеген ачалар. Нәкъ 25 ел элек учреждениенең 32 хезмәткәре беренче тапкыр эшкә керешә.

Бу елларда приютта авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдән 6 меңнән артык бала тернәкләндерү узган.

Елдан-ел тәрбияләнүчеләрнең гаиләдә урнашуы арта, ятимнәр һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен белем бирү учреждениеләренә җибәрелгән балалар саны кими бара. Бу балигъ булмаганнар һәм аларның законлы вәкилләре белән нәтиҗәле тернәкләндерү эшенең дәлиле: иртә иминсезлек стадиясендә ул ныклы уңай нәтиҗәләр бирә һәм баланың тормыш авырлыкларын хәл итә алган туган гаиләсенә кайтуына ярдәм итә.

Бүген «Балкыш» приютында 50 бала бар. Көн саен тәрбиячеләр, социаль педагоглар, психологлар, социаль эш буенча белгечләр, педагогик һәм медицина хезмәткәрләре директор Наталья Бакулинаның сизгер җитәкчелегендә аларны җылылык һәм кайгырту белән әйләндереп алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International