1 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тәрбияләнүчеләрне котларга төрле оешма вәкилләре килде.
Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында 1 июньдә Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен кечкенә Сабантуй оештырдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов барлык кунакларны бәйрәм белән котлады һәм төрле конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
29-31 майда Министрлыкның Республика ресурс үзәге тарафыннан «Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре» дигән квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен рейнстик музыка коралы ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
1 июньдә Аксубай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Все для детей» инклюзив үзәгендә булды. Аны шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озатып йөрде.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көне матур һәм күңелле үтте. Уен мәйданчыгында «Әкият иленә сәяхәт» бәйрәм тамашасы узды.
Мотоциклчыларның ел саен Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына баруы яхшы традициягә әверелде. Быел хәйрия акциясе Балаларны яклау көненә багышланды.
Бүген министр Эльмира Зарипова эш визиты белән Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булды. Ведомство башлыгы учреждение хезмәткәрләре белән аралашты, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү шартлары белән танышты.
Югары Ослан районы территориясендә Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре конкурслар белән күңел ачу мәйданчыгы оештырдылар.