1 июньдә Аксубай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килде.
Визит кысаларында Наталья Владимировна Балаларны яклау көненә багышланган район чарасында булды, анда «Хыял» социаль приюты тәрбияләнүчеләре һәм «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы балалар катнашты. Министр урынбасары район үзәк китапханәсе каршындагы гаилә театры остаханәсе эше белән танышты. Проект «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә тормышка ашырыла.
Район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә балаларны бәйрәм белән котладылар, тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Шулай ук сәфәр кысаларында Наталья Бутаева Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартлары белән танышты.