Мамадышның «Кайгырту» үзәге балалар өчен кечкенә Сабантуй оештырды

2023 елның 2 июне, җомга

Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында 1 июньдә Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен кечкенә Сабантуй оештырдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов барлык кунакларны бәйрәм белән котлады һәм төрле конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Аннары балалар эстафеталарда, җитезлек, акыл һәм тизлек буенча спорт уеннарында, викториналарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм барлык катнашучыларга күңел күтәренкелеге, онытылмаслык тәэсирләр һәм игелекле эшләргә уңай караш бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International