Мотоциклчыларның ел саен Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына баруы яхшы традициягә әверелде. Быел хәйрия акциясе Балаларны яклау көненә багышланды.
Дистәләгән байкерлар тантаналы рәвештә приют территориясенә керделәр, анда аларны тәрбияләнүчеләр сокланып каршы алды. Тимер ат хуҗалары байклар турында сөйләделәр, аларга утырырга һәм техниканы фотога төшерергә рөхсәт иттеләр.
Балалар белән очрашуга байкерлар бүләкләр белән килделәр. Алар балаларга өстәл уеннары, спорт җиһазлары, зур җәйге чатыр бүләк иттеләр.