1 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тәрбияләнүчеләрне котларга төрле оешма вәкилләре килде.
Концерт программасы үзенең төрлелеге белән сөендерде. Балалар шигырьләр укыдылар, балачак турында җырлар җырладылар, биеделәр. Сихерче Марк Майнгардт балаларны сихерчелекнең мавыктыргыч дөньясы буйлап сәяхәткә чакырды. Балалар сәхнәдә барган гамәлләрдә актив катнаштылар, теләкләр теләделәр.
Котлау сүзе белән приют директоры Анжела Назарян чыгыш ясады. Ул укучыларга уку елы йомгаклары буенча бүләкләр һәм грамоталар тапшырды.
Тантаналы өлештән соң барлык тәрбияләнүчеләрне урамга чакырдылар, анда аларны көтелмәгән сюрприз көтә иде – уенчык зур ак аю күңелле дәртле музыкага биеде.