Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көне матур һәм күңелле үтте. Уен мәйданчыгында «Әкият иленә сәяхәт» бәйрәм тамашасы узды.
Бәйрәм кунаклары арасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина һәм балалар сәнгать мәктәбе педагогы Роза Фатыйхова бар иде.
Бәйрәм ахырында балаларны иганәчеләрдән татлы өстәл көтә иде.