Бүген министр Эльмира Зарипова эш визиты белән Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булды. Ведомство башлыгы учреждение хезмәткәрләре белән аралашты, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү шартлары белән танышты.
Шулай ук Эльмира Зарипова хәйриячеләр белән очрашты. Алар белән балалар интернат-йорты проблемалары, алга таба эш планнары турында фикер алыштылар. Министр социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе тормышында актив катнашкан ваемсыз булмаган татарстанлыларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.