Югары Ослан районы территориясендә Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре конкурслар белән күңел ачу мәйданчыгы оештырдылар.
Мәдәният һәм ял паркында узган район чарасында әкият геройлары костюмнары кигән белгечләр балаларның күңелен күрделәр, алар белән фотога төштеләр. Барлык балалар да канәгать калды. Аларга аеруча бүләкләр кисү конкурсы ошады. Бәйрәмнән беркем дә буш кул белән китмәде.