Эльмира Зарипова «Все для детей» АКБО коворкингында булды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Все для детей» инклюзив үзәгендә булды. Аны шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озатып йөрде.

«Все для детей» үзәгендә коворкинг, балалар уен бүлмәсе, психолог кабинеты һәм тегү остаханәсе оештырылган. Остаханәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кием тегәләр.

Инклюзив үзәк белән депутат Далия Гайнанова җитәкчелек итә.

«Все для детей» коворкингы Казан шәһәренең үзенчәлекле балаларының әниләрен берләштерергә, аларга балаларны караудан ял итәргә ярдәм итәргә, шулай ук җитештерү кысаларында эшләп алырга мөмкинлек бирергә тиеш. Аларның балалары җәлеп ителгән белгечләр белән мобильлеге чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып җиһазландырылган балалар бүлмәсендә шөгыльләнәләр. Моннан тыш, ял итү өчен очрашулар, мастер-класслар, кино күрсәтүләр, йога дәресләре, шулай ук психологик ярдәм күрсәтү өчен урын оештыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International