ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

2 июньдә Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тору бүлегендә чара үткәрелде, анда социаль хезмәтләр алучылар үткәнгә виртуаль сәяхәт ясадылар һәм Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштылар. Һәркемгә үткәндәге кеше тормышының төрлелеген һәм катламлылыгын күзәтү ошады.

Бүген иртән Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршындагы мәйданда шау-шулы булды. «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең кадрлар хезмәте вәкилләре эш бирүче көнендә дәгъвачылар белән очраштылар.

3 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр «Алтын балачак» күңел ачу программасын үткәрделәр. Чарага инвалид балалар чакырылган иде.

23 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Чара эш эзләүчеләргә кирәкле һөнәр табарга, ә эшкә урнашканнарга эшчәнлекләрен үзгәртү турында уйланыррга ярдәм итәчәк. Консультантлар ярдәмендә ярминкәдә катнашучылар үзләренең карьера юлларын планлаштыра алачак. Ярминкәдә, вакансияләр белән беррәттән, «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.


2
июнь, 2023 ел
җомга

1 июньдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Космос» киноучрежениесе хезмәткәрләре белән берлектә «Балачакның якты планетасы» дигән социаль-анимацион чара оештырдылар. Бәйрәмгә күпбалалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән, шулай ук мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрдән социаль хезмәтләр алучы 60тан артык бала чакырылган иде.

Балаларны яклау көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «КАМАЗ» Мәдәният сараенда булдылар, анда «Гүзәл кыз һәм җанвар» музыкаль спектаклен карадылар.

Бүген Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Движение Первых» фестивале уза, анда Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең ике тәрбияләнүчесе катнаша. Никита Посадский һәм Владимир Есаулов «Абилимпикс» төбәк чемпионатында «Электромонтаж» компетенциясендә җиңүчеләр булдылар.

Бәйрәм кунаклары шәһәр советы депутатлары Марс Зәкиев һәм Роман Есаулов, үзәкнең хәйрияче дуслары, «Роквул Волга» ҖЧҖ, «Татнефть» ААҖ, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Шаркад» ҖЧҖ – «Такси супер» компанияләре вәкилләре булды.

1 июньдә Татьяна Шведчикова җитәкчелегендә Ветераннар (пенсионерлар) советының «көмеш» волонтерлары төркеме Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы оештырды.

Ата-аналар клубы эше кысаларында 2 июньдә Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үзәк психологик-медик-педагогик комиссия» республика психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Наталья Ермолаева белән чираттагы очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International