2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы «Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында 3 нче социаль участокта чара үткәрде. Чарада риск төркеменә кергән 25 балигъ булмаган бала катнашты.
Балаларга экстремизм һәм террорчылыкның асылын аңлату, бер-берсенә толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм башка кешеләр белән тынычлыкта яшәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан 14 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында дәрес-инструктаж үткәрделәр.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Минем киләчәк һөнәрем» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады. Ул Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында уздырылды. Конкурста Яшел Үзән районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приюты тәрбияләнүчеләре катнашты.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә футбол манежында чираттагы спорт дәресе узды. Республиканың төрле шәһәрләреннән килгән балалар бер командага берләште. Бер сәгать күнегүләр тиз һәм күңелле үтте.
«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына Югары Ослан муниципаль районының Вахитов, Октябрь, Введенский Бистәсе, Ямбулат авыл җирлекләрендә яшәүче 5 гаиләгә сигнал карталары килде.
Ксения Андреева – Яшел Үзән механика көллиятенең дүртенче курс студенты. Апрель аенда ул курсташлары белән бергә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында булган. Эш бирүчеләр белән аралашканнан соң Ксения «Прайм» ЗҖК» ҖЧҖдә өстәмә эш турында килешә.
14 июньдә Алабуга шәһәренең «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә бәйрәм чарасы узды, анда районның иң яхшы социаль учреждениеләре хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр һәм котладылар.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үз эшенең белгечләре эшли. Алар һәркемне тыңлый, сүз һәм эш белән ярдәм итә, балаларга, инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарга квалификацияле ярдәм күрсәтә белә.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Яхшылыкны башкаларга җибәр» проекты «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә гамәлгә ашырылган иң яхшы ирекле оешма (волонтерлар) проекты» номинациясендә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүче булды.