Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә футбол манежында чираттагы спорт дәресе узды. Республиканың төрле шәһәрләреннән килгән балалар бер командага берләште. Бер сәгать күнегүләр тиз һәм күңелле үтте.
Тренировкаларны оештыручылар билгеләп үткәнчә, футбол белән шөгыльләнү күзаллауны үстерергә, физик сәләтләрне ныгытырга, лидерлык сыйфатларын күрсәтергә ярдәм итә. Моннан тыш, командада эшләгәндә балалар аралашырга өйрәнәләр.