«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына Югары Ослан муниципаль районының Вахитов, Октябрь, Введенский Бистәсе, Ямбулат авыл җирлекләрендә яшәүче 5 гаиләгә сигнал карталары килде.
Гаиләләргә чыгу барышында сигнал биш гаиләнең өчесендә теркәлде. Эшче төркем әгъзалары әлеге гаиләләрне муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышында карау турында карар кабул иттеләр.