Яр Чаллыда «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре бүләкләнде

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үз эшенең белгечләре эшли. Алар һәркемне тыңлый, сүз һәм эш белән ярдәм итә, балаларга, инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарга квалификацияле ярдәм күрсәтә белә.

14 июньдә Яр Чаллыда Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады һәм учреждениеләрнең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмне концерт программасы белән бизәделәр. Шулай ук тантанага үзәктә тәрбияләнүчеләренең һәм белгечләренең иҗади эшләре күргәзмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International