14 июньдә Алабуга шәһәренең «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә бәйрәм чарасы узды, анда районның иң яхшы социаль учреждениеләре хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр һәм котладылар.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, Алабуга шәһәр советы депутаты, «Эссен Продакш АГ» АҖнең коммуникацияләр буенча директоры Аделя Абдуллина иң яхшы хезмәткәрләргә мактау грамоталары, дипломнар, рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук кунакларга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың видеокотлавы трансляцияләнде.
Профсоюз оешмаларының иң актив әгъзаларын да билгеләп үттеләр, тармак ветераннарын котладылар.
Котлаулар арасында җырлар һәм биюләр белән Алабуга иҗат коллективлары чыгыш ясады.
