Балаларга экстремизм һәм террорчылыкның асылын аңлату, бер-берсенә толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм башка кешеләр белән тынычлыкта яшәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан 14 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында дәрес-инструктаж үткәрделәр.
Тәрбияче Марина Анисимова балаларга террорчылык янаганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булганда саклык чаралары турында сөйләштеләр.
«Дөньяның киләчәге яңа буыннар кулында. Әйдәгез, бу дөнья җылылык һәм мәхәббәт белән тулы булсын өчен барын да эшлик. Бу өлешчә безнең кулларда, һәркемнең кулында», – дип уртаклашты приютта тәрбияләнүче кыз Азалия Грачева.