Яшел Үзәннән студент кыз Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә өстәмә эш тапкан

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Ксения Андреева – Яшел Үзән механика көллиятенең дүртенче курс студенты. Апрель аенда ул курсташлары белән бергә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында булган. Эш бирүчеләр белән аралашканнан соң Ксения «Прайм» ЗҖК» ҖЧҖдә өстәмә эш турында килешә.

Эш авыр түгел – сыгылмалы шлангларның сыйфатын тикшерү. Эш өчен Ксения яхшы хезмәт хакы алган, һәм хәзер диңгезгә ялга җыена. Кайтуга кыз предприятиегә инде даими эшкә кайтырга планлаштыра.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабына килгән һәркем эш яки җәйгә өстәмә эш таба алачак. Яшел Үзәндә 30лап предприятие 1000нән артык вакансия тәкъдим итәчәк.

Чара 23 июньдә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт адресы буенча узачак.

Онлайн әңгәмәләр дә мөмкин, моның өчен алдан килешергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International