Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсы башланды

2023 елның 16 июне, җомга

2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.

Гаризалар 21 юнәлеш буенча электрон формада, «Грант конкурсы» мәгълүмат системасы аша кабул ителә (https://грантытатарстана.рф/).

Конкурсның гомуми грант фонды 106,6 млн сум тәшкил итә.

Һәр коммерциячел булмаган оешма проект белән бер генә гариза бирә ала, соралган грант суммасы 3 млн сумнан артмаска тиеш.

Грант операторының элемтәләре: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 15, 223 нче бина. Электрон адрес: rrc@nkort.ru, телефон: 8 (987) 262-40-68 (Мирсаяпова Гүзәл Рафис кызы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International