«Көмеш» яшьтәге Алабуга волонтерлары – Татарстанда иң яхшылардан

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Яхшылыкны башкаларга җибәр» проекты «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә гамәлгә ашырылган иң яхшы ирекле оешма (волонтерлар) проекты» номинациясендә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүче булды.

Проект авторы һәм «Алтын яшь» өлкән яшьтәге кешеләрнең отрядының алыштыргысыз җитәкчесе булып интернат-йортның хезмәт буенча инструкторы Светлана Исмәгыйлева тора. Проектның максаты – интернат-йортта яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның социаль юнәлешле ирекле эшчәнлектә социаль активлыгын арттыру.

14 июньдә Алабугада социаль хезмәткәр көне уңаеннан узган тантаналы чарада Светлана Исмәгыйлеваны җиңүе белән Алабуга шәһәр советы депутаты Аделя Абдуллина котлады һәм диплом тапшырды. Төбәк этабында призлы урыннар алган конкурсантлар, шул исәптән Светлана Исмәгыйлева, Татарстанны конкурсның федераль этабында күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International