ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары өчен Төзүчеләр көненә багышланган «Хыялдагы йортны төзибез» дигән чара үткәрелде.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Светлячок» инклюзив балалар театр студиясе «Көл кызы» театральләштерелгән тамашасы белән «Идел» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды.

14 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Мин бу җиргә җырларда кайтырмын» музыкаль-иҗади кичәсе уздырылды. Чараны татар композиторы Рөстәм Яхин иҗатына багышладылар.

Август башында Минзәлә муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүчеләрнең әти-әниләре белән берлектә «Калейдоскоп» программасы кысаларында шәһәр кафеларының берсендә бәйрәм оештырдылар. Чараның төп максаты җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белем формалаштыру иде.

Белоногов Арсений һәм Симакова Софиягә быел 14 яшь тулган, һәм алар беренче тапкыр җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашырга булган. Аларның рәсми рәвештә эшли алуы турында балалар әти-әниләреннән белгән. Алар сыйныфташлары белән бергә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек хезмәте оештырган вакансияләр ярминкәсендә булганнар. 


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү контекстында гомуми белем бирү сыйфатын тәэмин итү» мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнаштылар.

24 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.

8 августта 45 татарстанлы Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр мини-ярминкәсендә булды.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәрендә «Социаль хезмәт күрсәтүдә коммуникатив технологияләр» темасына күчмә семинар-киңәшмә узды.

12 августта Казанда терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар һәм яшьләр өчен «Җәйге турнир Зилант» коляскаларда теннис буенча ярышлар узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International