Иртә ярдәм кабинеты хезмәтләрен хәзер Әлмәттә дә алырга мөмкин

2023 елның 11 августы, җомга

10 августта Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсе базасында иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында ведомствоара консилиум узды. «Опека» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге иртә ярдәм күрсәтүдә катнашучыларның берсе булып тора.

Консилиум процессында баланың һәм аның гаиләсенең иртә ярдәм хезмәтләренә мохтаҗлыгын билгеләү, баланың ата-аналарына иртә ярдәм хезмәтләре күрсәтү тәртибе һәм иртә ярдәм хезмәтләре алучыларның хокуклары турында хәбәр итү, максатчан төркемдәге баланың ата-аналары сайлау буенча иртә ярдәм хезмәтләре күрсәтүче оешманы билгеләү гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International