Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар «Россия көче» бөтенроссия проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узган велоузышка кушылдылар.
Төркемне учреждение директоры Лилия Кузовкина җитәкләде. Аңа тәрбияче Ирина Телицына, социаль хезмәтләр алучылар Алексей Сумбулов, Владимир Зрулин һәм Илдар Шәрипов кушылдылар. Интернат-йорт вәкилләре башка катнашучылар белән бергә Назаровлар урамы буйлап Ак мәчеткә, аннан истәлек билгесенә һәм визит-үзәккә кадәр бардылар.
Истәлекле урыннарда велосипедта йөрү туган як табигатенә сокланырга мөмкинлек бирде, ә физик күнегүләр организмны ныгытты. Чара Физкультурачылар көненә багышланган иде.