11 августта Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Физкультурачылар көне уңаеннан спорт-күңел ачу чарасы узды. Аның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрне ныгыту, үз сәламәтлегеңне даими ныгыту теләген формалаштыру, физик культура белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү иде.
Балалар табышмаклар чиштеләр, күңелле бию-зарядка биеделәр, шулай ук төрле эстафеталарда үзләренең җитезлеген һәм тизлеген тикшерделәр. Бәйрәм балаларга ярыш рухын күтәрергә, командада эш итү, авырлыкларны җиңеп чыгу осталыгын камилләштерергә ярдәм итте.
Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.