Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Әбиләр һәм бабайлар көне» дигән акция уздырдылар. Белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр балаларга һәм оныкларга бу көнне бергә үткәрүнең мөһимлеген искәрттеләр.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтәләр.
«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар, котлау шигырьләре укыдылар һәм үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырдылар.
Бүген Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә очрашу узды, анда сукырларга киңлектә ориентлашырга ярдәм итүче җайланма проекты тәкъдим ителде.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны гомуми халыкның 24 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Минзәләнең 2 нче урта мәктәбе укучылары әти-әниләре белән берлектә Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган ««Игелек тартмасы» акциясендә актив катнаштылар.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, көндезге тору бүлегендә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау акциясе уздырдылар.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Республикада өлкәннәр декадасы бара, шуңа күрә ведомство башлыгы беренче чиратта интернат-йортта яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котлады, аларга сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде.
29 сентябрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы узды. Аны тәрбиячеләр Гөлшат Җәббарова, Елена Зверева, Наталья Корнева һәм Алексей Шатков үткәрде.