«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар, котлау шигырьләре укыдылар һәм үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырдылар. Өлкәннәр балалар белән аралаштылар һәм җавап итеп шарлар бүләк иттеләр.
Үзәк белгечләре әйтүенчә, мондый очрашулар төрле буыннарга якынлашырга ярдәм итә, шулай ук өлкән буынга карата мәхәббәт һәм кайгырту хисе тәрбияли.