Әлмәттә мобилизацияләнгән гражданнарның әти-әниләре янына бардылар

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтәләр. Әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан социаль хезмәткәрләр мобилизацияләнгәннәрнең әти-әниләрен котладылар, аларга нык сәламәтлек, оптимизм, гаилә җылысы теләделәр. Шулай ук аларга бүләкләр тапшырдылар, махсус хәрби операция уздыру зонасында булган улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International