Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин социаль хезмәтләр алучыларны Әбиләр һәм бабайлар көне белән котладылар. Өлкәннәргә тыныч күк, нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләделәр. Шулай ук кунаклар интернат-йортта яшәүчеләргә бүләк пакетлары тапшырдылар.
Әңгәмә барышында Әгъзам Гобәйдуллин һәм Рәмис Сафиуллов пенсионерларның интернат-йортта тормышлары һәм күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфаты белән кызыксындылар.