Өлкәннәр декадасында Яр Чаллы шәһәре оешмалары ветераннарга һәм пенсионерларга үз хезмәтләрен ташламалар белән яки бушлай күрсәтәләр. «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең аз тәэмин ителгән социаль хезмәт алучыларына даими рәвештә ярдәм итүчеләр дә бар. Мәсәлән, октябрь башында пенсионер М. Жумалиевна «Залюбавье» чәчтарашханәсе хезмәтләреннән файдалана алды. Хатын-кыз салонга барып кайтты һәм бәйрәмне яңа прическа һәм яхшы кәеф белән каршы алды.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өйдә матурлык» акциясе уздырылды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 14 социаль хезмәт алучысы бушлай чәчтараш хезмәтләре алды.