Өлкәннәр көнендә өлкән буын кешеләрен аерым игътибар һәм кайгырту белән уратып алалар. Әмма күп кенә социаль хезмәт алучылар өчен кайгыртучанлык күрсәтүче якын кешеләр – социаль хезмәткәрләр. Нәкъ менә шуңа күрә Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Котлау открыткасы» акциясен үткәрделәр. Алар өлкән яшьтәге гражданнарга балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар ясаган открыткалар тапшырдылар.
Акциянең максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә аларның үсеп килүче буын өчен кадерле булуларын күрсәтү, аларга үзләрен кирәкле һәм тирә-юньдәгеләр өчен мөһим итеп хис иттерү.