Буадан яңа гаиләдә яшәүче әбине бәйрәм белән котладылар

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

«Демография» милли проекты чаралары кысаларында Буа районында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты гамәлгә ашырыла. Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм гаиләдә мөмкин кадәр озаграк яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Мәсәлән, 2017 елдан Буада 1 төркем инвалид Нурия Агләмова Абдулмановлар гаиләсендә яши. Өлкән яшьтәге кеше гаилә җылысын, кайгыртучанлык тоеп яши.

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Нурия Агләмованы бәйрәм белән котлады, бүләк тапшырды, нык сәламәтлек, иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International