Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган чара узды.
Җылы атмосферада күп еллар тернәкләндерү үзәгендә эшләгән ветераннарны хөрмәтләделәр. Тернәкләндерү курсын үтүче балалар һәм аларның әти-әниләре тәрбиячеләр һәм хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә ветераннар өчен бүләкләр әзерләгәннәр иде.
Ветераннар һәм яшьләр конкурсларда катнашты, музыкаль номерлар булды, логопед Гөлүсә Шәрапова шигырьләр укыды.