Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә социаль хезмәт алучылар белән «Куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында дәресләр үткәрәләр. Юлларда куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелә. Социаль хезмәтләр алучыларга элементар юл йөрү кагыйдәләре, төрле юл ситуацияләрендә, юл чыкканда, җәмәгать транспорты тукталышында үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында искә төшерәләр. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне һәрвакыт сак булырга һәм уяулыкларын югалтмаска чакыра.