Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан 2 октябрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Минем елларым – минем байлыгым» дигән темага ситуацияләр уйнаттылар.
Балаларга җәмәгать транспортында өлкәннәргә урын бирергә кирәклеген искәрттеләр. Аннары уйнау өчен хәлләр тәкъдим ителде: авыр сумкалы өлкән яшьтәге кеше, бер әби юл аша чыгарга курка.
Чара өлкәннәр декадасы кысаларында оештырылды һәм әби-бабайларга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүгә, өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгә иден. Катнашучылар – балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар.