ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Тернәкләндерү учреждениеләре белгечләре һөнәри компетенцияләрен камилләштерә

Россия Президенты В. В. Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2019 елдан башлап стационарны алмаштыручы «Сиделка» технологиясе гамәлгә ашырыла.

РФ Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше нигезендә 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова аграр көллиятенә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырды. Чара балаларны әлеге уку йортында алып була торган һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә тагын бер эре предприятие, «Алабуга» МИЗ – «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ, учреждениегә хәйрия нигезендә 10 комплект яңа карават һәм матрас, шулай ук тузан суырткычлар бирде. Барлык җиһазлар инде җыелган һәм Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең бүлмәләрендә урнаштырылган.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шәймуллина Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен экологик экскурсия үткәрделәр.


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәйрия матурлык көне оештырылды.

Районның профилактика субъектларының автоматлаштырылган системада нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү максатыннан Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре елына ике тапкыр «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» автоматлаштырылган системасы» темасына укыту семинар-практикумнары үткәрәләр.

«Старость в радость» хәйрия фондының «Теш протезлау» проекты ярдәмендә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, алга таба теш куйдыру өчен, шәһәр поликлиникасында стоматологик тикшерү үтә алдылар.

Шушы көннәрдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән юрисконсульт «Без коррупциягә каршы» дигән темага мәгълүмати-профилактик әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International