ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында «Гаилә. Эш. Озын гомерлелек» экспозициясе ачылды. Россия Хезмәт министрлыгының күргәзмә киңлегендә «Актив озын гомерлелек»нең беренче интерактив картасы, «Россия эше» кадрлар үзәге, балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларының эволюциясен күрсәтүче цифрлы медиатоннель һәм «Күп йөзле Россия» мультимедия инсталляциясе тәкъдим ителгән. Күргәзмә чорында павильон кунаклары өчен 600дән артык мастер-класс, лекция, очрашулар, кино күрсәтүләр һәм балалар өчен чаралар узачак.

3 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Агашин тренажеры нәтиҗәле тернәкләндерү чарасы буларак» дип аталган мастер-класс узды. Чараның максаты – тренажер белән таныштыру.

2 ноябрьдә Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар өчен «Сәламәтлек коды: сәламәт яшәү рәвеше» уены үткәрелде.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакыт карау программасын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучыларга психологик ярдәм һәм ял итүне оештыру системасы оештырылды. Ул арт-бокс – өлкән яшьтәге кешеләрнең ял итү эшчәнлеге җыелмасы белән тәкъдим ителә. Аның бер блогында изотерапия буенча иҗади дәресләр бар.

Үз-үзеңне куркынычсыз тотыш нигезләре, һичшиксез, үсеп килүче буынны тәрбияләүнең нигезе булырга тиеш. Шуны истә тотарга кирәк: көндәлек тормышта саксыз эш итү кайвакыт төзәтеп булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 2 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары белән табигатьтә һәм көнкүрештә янгыннарны кисәтү өлкәсендә куркынычсыз тотыш күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чара уздырылды.

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин һәм шәһәрнең халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Ленар Шакиров килделәр.


6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында» дигән брифинг уза. Спикерларның берсе – хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Беренче көнне «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында 190 меңнән артык кеше булды. Күргәзмә Мәскәүдә ВДНХда 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә үз ишекләрен ачты. Оештыручылар әйтүенчә, чара элеккеге рекордларны да узган.


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Казанда «Россиянең киләчәге безнең кулларда» видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2023 елда 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 ноябрь – кыска эш көне.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International