«Өмет чаткысы» үзәге тернәкләнүчеләре өчен танып белү экскурсиясе оештырылды

2023 елның 3 ноябре, җомга

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шәймуллина Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен экологик экскурсия үткәрделәр.

Чара табигатьтә узды. Белгечләр балаларга Кызыл китап турында сөйләделәр, күргәзмә, ташландык һәм табигый материалдан эшләнгән эшләнмәләр күрсәттеләр. Шулай ук тәрбияләнүчеләргә экологик проблемаларның нәрсә икәнен аңлаттылар. Балалар әйләнә-тирә мохитне яхшырту өчен нәрсә эшли алуларын белделәр.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре әйтүенчә, мондый чаралар балаларның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә, танып белү активлыгын һәм кызыксынучанлыгын үстерә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International